«2024 елның 10 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18..-24°, бу нормадан 9-15°ка түбәнрәк. Бу чорда һаваның минималь температуралары нигездә -23..-28°;, 11 гыйнварда урыны белән -33°ка кадәр, көндез максималь температуралар күбесенчә -16..-21°».
2024 елның 10 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы -25..-29˚ка кадәр түбәнәю көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, куркынычлар арта:
-энергетика һәм ТКХ объектларында (су үткәрү һәм канализация челтәрләрендә, җылылык, электр һәм газ белән тәэмин итү системаларында) һәлакәтләр барлыкка килү;
-техноген янгыннар һәм кешеләрнең исле газ белән агулануы.
Шулай ук автомобиль һәм тимер юл транспортында гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) ихтималы арта, һава шартлары республика территориясендәге аэропортлар һәм тимер юл вокзаллары эшен шактый катлауландыра ала.
Халык арасында туңу һәм өшү очраклары булу ихтималы бар.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, ерак араларга чыкмаска һәм урамда булу вакытын кыскартырга киңәш итәбез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.