Буада 2024 елның беренче гаилә пары теркәлде

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Буаның Никахлашу сараенда 2024 елның беренче пары теркәлде. Алар Марсель һәм Софья Хәйбуллиннар. Яшьләрне никахлашу тантанасында Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов котлады. Аларга тынычлык, бәхет, үзара ныклы мәхәббәт, татулык һәм аңлашу теләде. Бу вакыйга  уңаеннан яшь парларга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

Озак еллар бәхетле гаилә тормышы, үзара аңлашу, муллык һәм уртак киләчәк теләп, Буа районы ГХАТ бүлеге  башлыгы Гөлия Козырева яшьләргә никахлашу турында таныклык тапшырды.
Кадерле кияү һәм кәләш!

Сезгә бүген бер-берегезгә карата кичергән гүзәл һәм якты мәхәббәтне тормыш юлы буенча саклап   баруыгызны телибез. Сезнең мәхәббәтегез назлы, чиста һәм мәңгелек булсын! Бер-берегезне саклагыз, озак һәм бәхетле яшәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International