11 гыйнварда Татарстанда һава температурасы -25.-33 кә кадәр түбәнәю көтелә

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән түбәндәгеләр көтелә:

- төнлә һәм иртән һава температурасы -25...-33˚ (Казанда -25..-27˚);

- көндез буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начарая, көчле җил 15-20 м/с, кар көртләре барлыкка килә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. 2024 елның 10 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18..-24°, бу нормадан 9-15°гатүбәнрәк. Бу чорда һаваның минималь температуралары нигездә -23..-28°;, 11 гыйнварда урыны белән -33°гакадәр, көндез максималь температуралар күбесенчә -16..-21°.

Тәкъдим итәбез: Балаларны күзәтүсез калдырмагыз. Өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International