9 гыйнварда Буа паркларында яңа ел музыкаль-уен чаралары узды

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

9 гыйнварда Буа паркларында яңа ел музыкаль-уен чаралары узды.

 Үзәк паркта Югары Лашчы, Мөкерле, Янтуган, Вольнистан, Шәмәк мәдәният йорты, Тутай,  Чуаш Аксуы, Аксу, Ташкичү (Янтуган) һәм Ямбулат авыл клублары хезмәткәрләре чыгыш ясады.

 Яшьләр паркында күңелле программаны «1 нче балалар сәнгать мәктәбе» тәкъдим итте;

Шикәр заводы паркында Иске Тинчәле мәктәбе укучылары бәйрәм оештырды.

Көн салкынча булуга карамастан, килүчеләр безнең белән бергә күңелле  итеп вакыт үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International