11 гыйнвар кичендә, төнлә һәм көндез 12 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә: күрү начарлану белән 1000 м һәм аннан да азрак; көчле җил төнлә 15-20 м/с, локаль рәвештә 23 м/с, көндез 16 м/с (Казанда төнлә һәм иртән 15-18 м/с); юлларда кар көртләре.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 10-15 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18 ..-24° булган аномаль-салкын һава торышы сакланачак, бу нормадан 9-15° түбәнрәк. Бу чорда һаваның минималь температурасы нигездә -23 ..-28° тәшкил итәчәк..