Эш сәфәре барышында ул Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов белән берлектә гражданнарны шәхси кабул иттеләр. Сораулар белән берничә кеше мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, күпләр өчен әһәмиятле сорау яңгырады – махсус операция зонасында катнашучыларны дәвалау һәм тернәкләндерү. Хәзер безнең хастаханәләр аларга ярдәм күрсәтә, ләкин шул ук вакытта төгәл регламент булмау сәбәпле кыенлыклар белән очрашалар, чөнки хәрби хезмәткәрләр махсус категориягә керә һәм хәрби госпитальләрдә дәвалану узарга тиеш. Әмма вәзгыять төрле, шуңа күрә төгәл тәртип таләп ителә. Шулай ук хәзер үк хәрби хезмәткәрләрне реабилитацияләү программаларын әзерләргә кирәк. Әлеге мәсьәләләр җентекләп өйрәнелер дип өметләнәбез.