Буа районы архив бүлеге башлыгы Ләйсән Сәмәрханова Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районының архив бүлеге башлыгы Ләйсән Сәмәрханова Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүләкләү бүген «Казан Экспо»да Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышы кысаларында узды.

«2023 елда архив хезмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2024 елга үсеш перспективалары» доклады белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова чыгыш ясады.

Ләйсән Робертовнаны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International