Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 13 гыйнварына гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүне алдан кисәтү

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Казан буенча:

Аномаль-салкын һава.

Аязучан болытлы һава. Бераз кар.

Җил төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с.

Төнлә минималь температура һәм көндез -19..-21˚.

Юлларда бозлавык.

Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары буенча:

Аномаль-салкын һава.

Аязучан болытлы һава. Бераз кар.

Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с ка.

Төнлә минималь температура һәм көндез -19..-22˚.

Юлларда бозлавык.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 10 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һаваның уртача тәүлеклек температурасы -18.-24°, бу нормадан 9-15°ка түбәнрәк. Бу чорда һаваның минималь температуралары нигездә -23.-28°ны тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International