Узган ел нәтиҗәләре буенча Россия Почтасы махсус хәрби операция уздыру зонасына 160 000 хат һәм посылка китергән. Бу вакыт эчендә Татарстан халкы махсус хәрби зонага почта аша 5 000нән артык посылка җибәргән.
Россия Почтасы бүлекчәләре 1 майдан махсус хәрби операция зонасына хәрбиләр өчен бушлай посылкалар кабул итә. Почта инфраструктурасы ярдәмендә һәр гаилә, туганнар һәм дуслар хәрби зонада бурычларын үтәүче хәрбиләр белән элемтәдә тора ала. Посылкада яки хатта хәрби часть номерын, фамилиясен, алучының исемен һәм адресын күрсәтергә кирәк: Мәскәү шәһәре, 103400.
Операторлар җибәрүләрне ачык килеш кабул итәләр, тыелган әйберләр булмасын өчен эчен тикшерәләр. Мәсәлән, тиз бозыла торган ризыклар. Һәр җибәрүнең авырлыгы 10 килограммнан артмаска тиеш, шуңа күрә почта бүлекчәләрендә аларны үлчәп, кирәк булганда җибәрүне берничә тартмада рәсмиләштерәләр. Россия почтасы Мәскәүдә Оборона министрлыгы вәкилләренә посылкалар тапшыра, алар адресатларга җибәрүләрне үзләре җиткерә.
Хәрби хезмәткәрләргә посылкаларны бушлай җибәрү кагыйдәләре турында тулы мәгълүматны Россия Почтасының контакт-үзәгендә 8-800-100-00-00 телефоны буенча белешергә мөмкин.