Рәбига Хәйсәрованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Бүген районыбызның озак яшәүчесе Рәбига Туктар кызы Хәйсәрованы котладылар. Ул үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көнне туганнары һәм район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев юбилее белән тәбрикләделәр.
Якыннары даирәсендә яшәүче юбилярга сәламәтлек һәм тыныч картлык телибез.