Татарстан территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2024 елның 15 гыйнварында төнлә һәм иртән -25 ка кадәр температура түбәнәю, иртән һәм көндез көчле җил 17-22 м/с, күз күреме 1-2 км га кадәр буран көтелә.
Кисәтәбез: балаларны күзәтүсез калдырмагыз. Өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.
Казан буенча:
Болытлы.
Төнлә явым-төшемсез. Көндез кар, урыны белән буран.
Җил көньяктан 8-13 м/с, иртән, көндез урыны белән 17 м/с ка кадәр.
Төнлә һәм иртән минималь температура -17.-19˚.
Максималь температура көндез -10..-12˚.
Юлларда бозлавык.
Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары буенча:
Аномаль салкын һава. Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә явым-төшемсез. Көндез кар, урыны белән буран.
Җил көньяктан 8-13 м/с, иртән, көндез урыны белән 17-22 м/с ка кадәр.
Һаваның төнлә һәм иртән минималь температурасы - 17.-20˚.
Көндез максималь температура - 9..-12˚.
Юлларда бозлавык.