Аларның һәркайсы «Мечталлион» яңа ел тиражында "Милли Лотерея"дән Россия почтасы бүлекләрендә сатып алынган лотерея билетлары буенча 1 миллион сум акча отты.
Яңа ел тиражы "Мечталлион" беренче каналда 2024 елның 1 гыйнварында узды. Тираж нәтиҗәләре буенча, элек почта бүлекчәләрендә лотерея билетлары алган 300 дән артык кеше миллион отты. Татарстанда бәхетле кешеләр исәбенә Казан, Бөгелмә, Азнакай, Яр Чаллы һәм Алабуга халкы да эләкте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2014 елдан башлап Россия Федерациясе территориясендә бары тик дәүләт лотереяләре генә үткәрелә. Аларның төп миссиясе - физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән социаль программаларны финанслау.
Почтаның барлык бүлекләрендә "Милли Лотерея" брендыннан тиражлы һәм тиражлы булмаган уеннар билетлары сатыла. Тиражсыз яки моменталь лотереяларны сатып алганнан соң ук отышларга тикшерергә мөмкин, ә тираж лотереялары буенча уйнатулар бер үк вакытта лотерея билетларының барлык хуҗалары өчен дә уза. Моннан тыш, Россия почтасы бүлекләрендә алдагы телевизион уйнату нәтиҗәләрен белергә мөмкин.