Республика мәгариф системасын цифрлы трансформацияләү, педагогларның, ата-аналарның һәм укучыларның «Электрон белем бирү» яңартылган системасында үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия»

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

2024 елның 18 гыйнварында 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында республика мәгариф системасын цифрлы трансформацияләү, педагогларның, ата-аналарның һәм укучыларның яңартылган “Электрон белем бирү” системасында үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча “кайнар линия” узачак.

 

Оештыручы - Мәгарифне, фәнне һәм агарту эшчәнлеген үстерү буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе.

 

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 8(800)350-44-72 телефоны буенча 18 гыйнварда 10:00 дән 12:00 гә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2024 елның 17 гыйнварына кадәр 23:59 сәгатькә кадәр https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm кабул ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International