Бәкегә кая чумарга: Буа районында Кач мануга 5 коену урыны җиһазландырылачак

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Рус православие чиркәве 19 гыйнварда Кач мануны билгели. Традиция буенча, бәйрәм литургиясеннән соң төзекләндерелгән иорданьнарда суны изгеләндерү булачак һәм теләгән һәркем суга чума алачак. 2024 елда Буа районында рәсми коену урыннары 5 булачак:

• Әлши авылында – Чынлы елгасында бәке ачыла 18 гыйнвардан ( 23:30 дан)  20 гыйнварга кадәр ( 12:00).

• Алших авыл җирлегендә, Теңкәш авылында – бәке буада куела 18 гыйнвардан 19 гыйнварга кадәр ( 20:00  - 1:00 сәгатьләрдә),

• Зур Фролово авылы –  Пантелеймон изге чишмәсендә  18 гыйнварда  23:00 сәгатьтән 19 гыйнварда 5:00 кә кадәр),

• Ырынгы авылында Карлы елгасында- коенулар 19 гыйнварда  18:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр,

•  Кыят авылында Узкая елгасында 18 гыйнварда  23:00 сәгатьтән 20 гыйнварда 12:00 сәгатькә кадәр.

Традицион рәвештә урыннарда коткаручылар, табиблар һәм хокук саклаучылар кизү торачак, аларга дружиначылар, бюджет оешмалары хезмәткәрләре ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International