2024 елның гыйнварыннан ата-аналар эшкә вакытыннан алда чыккан очракта бала карау буенча пособиегә хокукны бер ел ярымга кадәр югалтмаячак дигән закон үз көченә керде. Яңа кагыйдә, шул исәптән, тулы булмаган эш көненә эшкә чыкканда, өйдә һәм дистанцион эшкә чыкканда да эшли. Пособие шулай ук бала карау буенча отпуск чорында башка эш бирүчедә хезмәт куючыларда да сакланачак.
«Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм бала карау буенча пособиеләрнең максималь күләме эшләүче ата-аналар өчен 1,5 елга кадәр ата-ана өчен уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә, айлык минималь түләү аена 8,5 мең сумга тигез. Быелның 01 февраленнән түләүләр индексацияләнәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, элек яшь ярымга кадәр карау буенча пособиене ата-аналар декрет ялында эшкә йөрмәгән һәм хезмәт хакы алмаган, ә бала карау белән шөгыльләнгән очракта гына ала алган. Айлык пособие түләүне тулы көнгә эшкә чыкканда туктаталар иде.