2024 елның 19 гыйнварында 01.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә
- көчле көньяк җиле 15-20 м/с, урыны-урыны белән бик көчле җил 25 м/с тизлектә;
- күз күреме 500 метрга кадәр начарайган буран;
-урыны белән көчле кар, юеш кар;
- юлларда көчле бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Кисәтәбез: урамда һәм юлларда бик сак булыгыз. Юл аркылы чыгу өчен җирдәге яки җир өсте кичүләрен генә файдаланыгыз. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәт телефоны 112.