2024 елдан иминият кертемнәре буенча исәпләүнең яңартылган формасы гамәлдә. Яңа бланкта беренче тапкыр хисапны 2023 елның 25 гыйнварыннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
Иминият кертемнәре буенча хисапны кварталга бер тапкыр тапшырырга кирәк:
25 гыйнварга кадәр - 2023 елга.
25 апрельгә кадәр - 1 квартал өчен
25 июльгә кадәр - ярты елга;
25 октябрьгә кадәр – 9 ай өчен;
РСВ хисабын тапшыру ысулы:
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең территориаль бүлекчәләренә кулдан;
салым түләүченең шәхси кабинеты аша;
почта аша;
агентлар аша.
Әгәр КУЭның хезмәткәре 10 нан артык булса, хисап бары тик электрон рәвештә генә бирелә.