“Уң кулым”, ди ире аның турында

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Ире Владимир Пантелеев хатыны Мария турында язарга үзе кодалады. Хатыным гына түгел, “уң кулым” минем, дип мактагач, үзеннән-үзе ручкага үрелдем. Ирләрнең болай ачылуы сирәк була, димәк, зерәгә түгел.
Мария Пантелеева туган Кокуй авылы урынында хәзер “Бола” агрофирмасының машина-трактор паркы гына тора. Аннары гаилә Зур Фроловода яшәде. Ә инде унынчыны шәһәр кызы булып тәмамлады ул. Яхшы укыды, финанс техникумына укырга керергә хыялланды. Тик гаиләдә иң олы бала өчен ул буй җитмәслек булып калды – үзе якындагы машина төзү заводына көймә моторлары өчен детальләр бораулаучы булып урнашты. Аннары өлкән таратучы вазифасына күтәрелде. Кайда нинди шөреп, кайда нинди запчасть, кайда нинди деталь торганны биш бармагы кебек белә иде Мария. 24 ел шунда эшләде, ләкин бервакытта да ир-ат эше башкарам, дип уйламады. 
Ә ире Владимир белән тормышлары, үзләре әйтмешли, параллельләрдә бара. Юлларының кисешүе исә бер кичәдән башланды. Яшь, чибәр Мария гармунын тартып өздереп җырлап җибәргән иде, яңа армиядән кайткан Владимир Пантелеевның йөрәге урыныннан купты – бу кыз минеке булачак, дип типте ул. Коңгырт күзле, озын буйлы Маша да җавапсыз калмады. Өйләнешкәч тә шулай туры килде Мария белән Владимир икесе дә бер үк предприятиеләрдә эшләделәр. Хатыны машина төзү заводында булганда ире предприятиенең төзелеш-монтаж участогында начальник иде, аннары ул баш инженер сыйфатында элеваторны төзеде, озакламый хатыны да шунда склад мөдире булып күчте. Пантелеев, заманага ияреп, үз эшен ачты һәм хәләлен үзенә баш бухгалтер итеп чакырды.
- Ир кеше хатынын мактамасын, диләр, мин мактыйм әле. Мария Александровна төгәл, барлык түләүләрне үз вакытында күчереп бара, штрафларсыз эшлибез, комыңа исәп сала, бик ышанычлы, булдыклы хезмәткәр, - ди “хуҗасы”. Владимирдан аның хатын-кыз буларак асыл сыйфатларын санатып тормадым, монысын үзем дә күрдем: күңеле әйбәт Мария апаның, эш сәгате сигездән – сигезгә сузылса да (кайчак аннан да озынрак була), ул азрак чирләп бакчага бара алмый калган оныгын карарга да өлгерә, хатыны еракта яшәгән хезмәткәргә дә тәмле ашыннан өлеш чыгара, элегрәк ихата тутырып мал асрыйлар иде, итен күршеләргә, дусларга бирәләр. Менә шундый әйбәт гаилә алар.
Ике бала үстерделәр Пантелеевлар. Улы үзе башлы-күзле. Оныклары Лиза, Саша әби белән бабайның иң зур юанычы. Икенчесе – кызлары вуз тәмамлап, үз эшен ачты. 
- Без башлангыч булыштык. Хәзер балалар үзләре көпчәктәге тиен кебек. Безгә аларның исән-сау булуы кадерле, - ди Мария апа. 
Ә шушы көннәрдә алар бар нәселне, туганнарны, дусларны бергә җыярга исәплиләр – Мария апаның ике “бишлесен” бәйрәм итәргә. Монысы да ире инициативасы белән – хатынының күңелен күреп, зур итеп үткәрергә планлаштыра ул аны – Владимир уйлавынча хатыны мондый хөрмәткә күптән лаек!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International