Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

20 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәгеләр көтелә:

- күз күреме 500 метрга кадәр көчле кар һәм буран;

- көньяктан көчле җил 15-20 м/с, төнлә 23 м/с ка кадәр (Казанда 15-18 м/с);

-юеш кар;

- көндез урыны белән бозлавык;

- юлларда кар көртләре, көчле бозлавык.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

Көчле буран вакытында нишләргә

Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз йөрү тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә  кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны  хәбәр итегез. Автомобильдә бары тик зур юллар һәм шоссе буйлап кына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап, тревога сигналын өзек-өзек гудоклар белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага ачык тукыма элегез, автомобильдә ярдәм көтегез. Әгәр дә сез, җәяү торак пункттан тыш хәрәкәт итеп, беренче туры килгән йортка керсәгез, урыныгызны ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнне көтегез. Үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәдә сак булыгыз, чөнки стихияле бәла-казалар вакытында автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт бүлмәләреннән урлаулар саны кискен арта.

Авария комплекты

Авария комплектында кәрәзле телефонга һәм запас аккумуляторга зарядка җайланмасы, җылы кием-салым һәм одеял, лобовый пыяладан кар һәм бозны алып ташлау щеткасы, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм батарея комплекты, аптечка, азык-төлек һәм эчемлек, балта һәм җыелма пычкы, «коры ягулык» упаковкасы, зажигалка, мини-мич һәм котелок булырга тиеш.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны карамыйча калдырмагыз.

2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка материалларның төшүе мөмкин. Бу  җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга карый.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала торган урыннарга   автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч тудыра

6. Куркыныч өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җилдә өзелгән декордан килеп чыгарга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки башка төр  биналардан мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International