Татарстанда һава шартлары начар булу сәбәпле югары әзерлек режимы кертелде

2024 елның 20 гыйнвары, шимбә

20 гыйнвардан башлап һава шартлары начар булу сәбәпле, Чувашия территориясендә югары әзерлек режимы кертелде. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы И.И. Кадамов кул куйды.

Татарстанда көчле кар һәм буран көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начарая, көньяктан көчле җил 15-20 м/с, төнлә 23 м/с ка кадәр (Казанда 15-18 м/с), юеш кар, көндез бозлавык, юлларда кар көртләре, көчле бозлавык көтелә. Татарстан Республикасы автомобиль юлларында хәрәкәтне чикләүне кертү, шулай ук җирле янгын-коткару гарнизоннарының идарә органнарының, көчләренең һәм чараларының хәвеф-хәтәр метеорология күренешен узу чорында гадәттән тыш хәлләргә (һәлакәтләргә) оператив җавап бирүгә әзерлеген тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәгеләр боерылды:

2024 елда 08.00 сәгатьтән 21 гыйнварда 08.00 сәгатькә кадәр  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең, Татарстан Республикасы янгын-коткару гарнизоннарының структур бүлекчәләре өчен югары әзерлек режимын кертергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International