Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 23 гыйнварына гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүне алдан кисәтү

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 23 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы -25.-28˚, томан төшәчәк.

Казан буенча:

Аязучан болытлы.

Явым-төшемнәрсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 5-10 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с.

Төнлә минималь температура, иртән -19..-21˚, аязганда -24˚.

Максималь температура көндез -11...-13˚.

Юлларда бозлавык.

Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары:

Аязучан болытлы һава.  Җитди явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 5-10 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с.

Һаваның төнлә минималь температурасы, иртән - 19...-23˚, аязганда -26˚.

Максималь температура көндез -11...-16˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International