Йорт яны территориясен җыештыруда хатын - кызга "Игелек"отрядының студент-волонтерлары ярдәм итә.
Буа шәһәрендә яшәүче хатын-кыз волонтерлар штабына йорт янындагы участокны һәм йорт яны территориясен кардан чистартуны сорап мөрәҗәгать иткән. Кар күп яуганнан соң, хатын-кызга ишегалдына чыгу һәм территорияне чистарту авыр була. Сәламәтлеге аркасында ул шулкадәр күп явым-төшемнәрне үз көче белән җиңә алмаган.
Волонтерлар үтенечкә тиз җавап бирделәр һәм ярдәмгә килделәр. Кыска вакыт эчендә алар ишегалдындагы карны чистарттылар, киң юлларны ачтылар.
Егетләргә рәхмәт! Горурланабыз!