«Россия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты-халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, уку яки эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру.
2023 елда Буа районы сәламәтлек саклау системасының матди-техник базасын ныгыту кысаларында республика программасы буенча Килдураз авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелде, илкүләм проект кысаларында Әхмәт һәм Янтуган фельдшер-акушерлык пунктлары капиталь ремонтланды.
Район башлыгы Ранис Камартдинов хәбәр иткәнчә: "Агымдагы елда Буада 9 фельдшер-акушерлык пункты капиталь ремонтланачак. Эшләр инде башланды. Төзүчеләр түшәмнәрне һәм стеналарны буяу белән шөгыльләнәләр, яңа ишекләр, тәрәзәләр урнаштыралар, сантехник җиһазлар системасын, плиткаларны алыштыралар, кирәк булганда су һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын яңарталар. Ремонт вакытында фельдшерларның теләкләре һичшиксез исәпкә алына".
ФАПларда профилактик тикшерүләр үткәрү оештырылган. Шуңа күрә барлык учреждениеләр дә уңайлы булырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар 2019 елда старт алды. Алар илдә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.