Буа яшьләре махсус хәрби операция зонасы сугышчысы белән очрашты

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген "Мирас" яшьләр үзәгендә кыска вакытлы ялда булган хәрби зонада булган сугышчы белән очрашу узды.

Хәрби хезмәткәр сугыш хәрәкәтләрендә катнашу тәҗрибәсе,  нинди авырлыклар һәм сынаулар белән очрашырга туры килүе турында сөйләде. Ул үзенең сугышчан иптәшләре, авыр минутларда аларның дусларча ярдәме турында да искә төшерде.

Балалар куллары белән язылган хатлар авыр мизгелләрдә ничек җылытканны, аларны еш укуларын һәм саклауларын билгеләп үтте. Сугышчы балаларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, гуманитар ярдәм җыю һәм китерү өчен барлык якташларына чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде

Очрашуда катнашучылар сугышчыга нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк өйгә кайтуны теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International