Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, узган ел йомгаклары буенча Татарстан күчемсез милек базарында ипотека килешүләре күләме 111,6 меңнән артык тәшкил иткән. 2022 елда бу күрсәткеч 70,6 мең.
Торак һәм торак булмаган биналарга ипотекалар саны якынча 30% ка арткан (тиешле рәвештә 60 меңгә якын һәм 2,6 мең ипотека). 2022 елда бу күрсәткечләр 45,3 мең һәм 2 мең тәшкил иткән.
"Узган ел безнең ведомство 2022 ел белән чагыштырганда 58% ка күбрәк ипотека теркәгән. Шул ук вакытта кредит оешмаларыннан электрон рәвештә килгән документлар өлеше 85% тәшкил итә, димәк, күпчелек очракта (96%) ипотека килешүләре 24 сәгать эчендә башкарылган»,- дип билгеләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Шулай ук Лилия Борһанова хәбәр иткәнчә, 2023 елда Татарстан Росреестры тарафыннан 13,5 меңнән артык ташламалы ипотека теркәлгән, бу 2022 елга караганда 2 тапкыр күбрәк.
ТР Риэлторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев:
«2023 ел ипотека килешүләре саны буенча рекордлы булды, аларның күбесе төзүчеләрдән сатып алулар иде. Күчемсез милеккә кызыксыну ташламалы, гаилә һәм авыл ипотекасы программалары, шулай ук ана капиталы ярдәмендә арта. Бүгенге көндә бу ярдәм программалары дәвам итә һәм сатып алучылар арасында активлык югары дәрәҗәдә саклана».
Гомумән алганда, узган елда күчемсез милек объектларына карата теркәү-исәп-хисап гамәлләренең гомуми саны 1,6 млн. га якын тәшкил итте! Бу 2022 елга караганда 51% ка күбрәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бер ел эчендә физик затлар тарафыннан 1 млн. га якын хокук теркәлгән, юридик затлар өчен – 85 меңнән артык.