Татарстан Республикасы территориясендә 29 гыйнвар кичендә, төнлә һәм 30 гыйнварда көндез - көчле җил 15-16 м/с, буран, күз күреме 1000 м га кадәр начарая, бозлавык; юлларда көчле бозлавык - иртән һәм көндез - көчле кар, юеш кар, кар көртләре барлыкка килү көтелә.
Казан шәһәрендә 29 гыйнвар кичендә, төнлә һәм көндез 30 гыйнварда урыны белән буран, бозлавык, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Казан буенча:
Болытлы.
Кар, юеш кар.
Урыны белән буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с.
Төнлә минималь температура -4..-6˚.
Көндез һаваның максималь температурасы 0..-2˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары буенча
Болытлы
Кар, юеш кар, иртә белән һәм көндез урыны белән көчле.
Урыны белән буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә, урыны белән 15-16 м/с тизлектә.
Төнлә минималь температура -4..-7˚.
Көндез иң югары температура 0..-3˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, аерым урыннарда кар көртләре барлыкка килә.