Гаилә елы кысаларында районыбызда гаиләләр өчен төрле чаралар узды:
- районның мәктәпләрендә, балалар бакчаларында гаилә уеннары, күңелле стартлар, интеллектуаль уеннар, очрашулар һәм класс сәгатьләре
- ГХАТ бүлегендә бүген никахларын теркәгән Герасимовлар гаиләсен котладылар
- Яшьләр үзәгендә Беренчеләр хәрәкәте белән берлектә гаилә фотосессиясе оештырылды
- "Гаилә белән кинога" акциясе үтте
- 1нче сәнгать мәктәбендә "Минем гаилә" стенгазеталары күргәзмәсе уздырылды.
Һәм бу үткәрелгән чараларның бик аз өлеше генә. "Ә алда - тагын бер ел кызыклы, ә иң мөһиме Сезне гаилә чаралары көтәчәк!", - дип язды үзенең телеграм-каналында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.