Өстәмә акчага – өстәмә юл

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Шәһәрнең Ефремов урамында бер километрга якын арада юл салыну турында язып чыккан идек инде. Һәм, менә бәхет, өстәмә рәвештә Ефремовны тулысынча, шулай ук Гагарин, Космовский урамнары юлларын да яңадан асфальтлаштыру мөмкинлеге ачылды.
- Районга республика бюджетыннан юл төзүгә тагын 116 миллион сумнан күб-рәк  акча бүлеп бирелде. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов шәһәр эчендәге юлларның тузуын һәм кичекмәстән төзеклән-дерү кирәклеген аңлатып, республика Президенты Рөстәм Миңнехановка мө-рәҗәгать итте. Шул нигез-дә өстәмә финанслау башкарылды. Юлларның бу өлешен яңартуны “Вираж” җәмгыяте башлап та җи-бәрде. Тора-бара Ефремов һәм Космовский  бе-лән кисешкән аркылы урамнар да төзекләндереләчәк,- диде муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремиев.
“Вираж” бу суммага Ефремов,Гагарин, Космовский урамнары юлларын ясаячак. Җәмгыятьнең баш инженеры Ренат Хәмидуллин сүзләренә караганда, быел Ефремов һәм Гагарин урамнарына бер кат асфальт түшәлеп, 50 миллион сумлык эш башкару алда тора. Икенче катын салырга өлгермәскә мөм-киннәр, чөнки юл төзү та-ләпләре буенча һава температурасы 10 градустан түбәнәйгәндә  асфальт салу тыела. Космовский урамындагы яңа юллар проекты да әзер түгел әле.
Өч урамда да юл кырыйларындагы бордюрлар сүтеп алыначак. Алар бары тик тукталышларда, юлны аркылы чыгу урыннарында гына калдырылачак. Билгеле булганча, асфальт өстендә җыелып торган яң-гыр, кар сулары юлның беренче дошманы. Бордюрлар исә аларның агып ки-түенә комачаулады.  
Виражлылар әлегә Ефремов урамында “Тимерхан” кибете яныннан алып район мәдәният идарәсенә кадәрге арада беренче кат асфальтны түшәделәр. Га-гарин урамындагы иске асфальтны кырып алу эшләре башланды.
- Юл төзүгә бәйле рәвеш-тә, шәһәр автобусы мар-шрутлары да үзгәреп тора. Виражлылар Ефремов буенча эшләрен җәелдер-сәләр, маршрут, бәлки, тулысынча Космовский ура-мына күчерелер. Кыскасы, җәмәгать транспорты маршруты схемасы юлчыларның кайда эшләвенә бәй-ле. Аның ничек үзгәрүен газета, “Буа дулкыннары” телевидениесе аша хәбәр итәргә тырышырбыз”, - диде автобусларның хуҗасы – шәхси эшмәкәр Таһир Газизов.
Илдар ЕРЕМИЕВ, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары:
- Шәһәрдә, яңа юллар салынуга бәйле рәвеш-тә, транспорт хәрәкә-тендә беркадәр уңайсызлыклар туа. Ләкин бу вакытлыча күренеш. Автомобильчеләр юл тө-зүчеләрнең эшләрен хөрмәт итсеннәр, аларга комачауламасыннар иде. Төзелеш барган территорияләр чикләрендә “Әйләнеп уз” ди-гән юл билгесе торса да, кайбер транспортчылар, аркылы куелган рәшәт-кәләрне кырыйга төртеп, тыелган урыннан узалар. Кисәтүче билге зе-рәгә куелмаган. Бу га-мәл белән булачак яңа юлларга зыян салырга да мөмкин. Сабыр, тү-зем булыгыз, кыенлыкларга аңлы карагыз, аның каравы тиздән тигез, шома асфальт юллардан йөрү насыйп булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International