Яңгыр йөгерүчеләргә юл куйды

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Узган шимбәдә районның 1500дән күбрәк кешесе йөгерү юлларына басты – “Татарстан кроссы-2013” республика бәйгесендә җитезлек сынады.
Көннең юеш булып “тууы” да куркытмады аларны. Яңгыр да, стартка басучыларның әрсезлегенә юл куеп, ярышлар төгәллән-гәнче туктап торды. Район һәвәскәрләренең җырлары, Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никифоровның бәй-рәм белән котлавы дәрт өстәгән спортчылар дистанциягә чыктылар. Үзәк мәйданнан башланып, шә-һәр урамнарын колачлаган 2013 метр араны беренче булып иң зур составта кил-гән мәктәпләр укучылары узды. Төрле төсле “болыт өере” мәйданның бер ягыннан күздән югалды, икенче ягында инде иң җитезләр финишка килә дә башладылар. Укучылар арасында иң күп бүләк-ләрне лицей-интернатта белем алучылар җыйдылар. Беренче урынны Илфат Зыятдинов һәм Алина Большакова яуладылар. Авыллар мәктәпләре арасында Югары Лашчы спортчылары аерылып торды. Югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары арасында финиш сызыгын беренче булып Илдус Сәгъдиев һәм Гөлия Камалова уздылар. Оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, спорт ветераннары да читтә калмый мондый бәйгеләрдән. Бу юлы элеватор, хәрби комиссариат, Пенсия фонды идарәсе, полиция хезмәткәрләре, укытучылар аеруча актив катнаштылар. 40 яшькә кадәргеләр арасында ветеринария техникумы укытучысы Раил Шәрәфетдинов, Пенсия фонды идарәсеннән Айгөл Садриева, 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында, район эчке эш-ләр бүлегеннән Александр Кириллов, хәрби комиссариаттан Наталья Липатова җиңделәр. Ветераннар арасында үзеннән күпкә яшьрәкләрне дә артта калдырып, Инсаф Гыймалетдинов беренче килде. Җи-ңүчеләргә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Линар Вәлиуллин акчалата бүләкләр тапшырды, хөкемдарларга –  “Яшьлек” спорт мәктәбе тренерларына рәхмәт әйтте.  
- Никадәр кеше йөгерде бү-ген, ничек матур булды. Аеруча яшьләрнең күплеге шатландыра. Мондый көзге кросслар әле тагын булсын, алар урманда узсын иде, - ди йөгерүдә дә, чаңгы ярышында да беренчелекне бирмәгән Инсаф абый.
Ветеран сүзен хуплап, киләсе чабышларда тагын да күбрәк халык булуын, йөгерүнең популярлашуын телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International