Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның 31 гыйнварында, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда 31 гыйнварда, төнлә һәм 1 февраль иртәсендә).

 Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән  баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны «урлый» -гадәти араны арттырып тизлекне киметеп хәрәкәт итегез.

Кискен тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне  әкренләп киметегез. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта, саклык кирәк.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International