Татарстан Росреестры 2024 елның 1 гыйнварыннан күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү тәртибен аңлатты.
Исегезгә төшерәбез, 2022-2023 елларда Татарстан Республикасы территориясендә барлык категориядәге җир кишәрлекләренә һәм капиталь төзелеш объектларына чираттагы Дәүләт кадастр бәясе бирелде. Әлеге бәяләү нәтиҗәләре Күчемсез милекгнең бердәм дәүләт реестрына кертелгән һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан кулланыла.
Бүгенге көндә күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү буенча вәкаләтләр «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ сына(«ЦГКО» ДБУ) бирелгән.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, 2024 елдан башлап кадастр исәбенә куелган яңа төзелгән күчемсез милек объектларының һәм кадастр бәясе күләменә тәэсир итүче характеристикалары үзгәргән күчемсез милек объектларының (мәйдан, рөхсәт ителгән файдалану төре, объектның билгеләнеше, объектның урынын (адресын), стена материалларын һәм башкаларны) кадастр бәясе түбәндәгечә тәртиптә билгеләнә:
Күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертелгәннән соң, Татарстан Роскадастры 3 эш көне дәвамында күрсәтелгән объектлар турында мәгълүматны «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУенә җибәрә.
Әлеге мәгълүматларны алган көннән алып 10 эш көне дәвамында «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ кадастр бәясен билгеләү буенча эшләр алып бара.
«Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУнең кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча электрон документ формасында кадастр бәясен билгеләү турында акт төзелә. Аннары, 3 эш көне дәвамында, акт Татарстан Роскадастрына Күчемсез милекгнең бердәм дәүләт реестрына кадастр бәясе турында мәгълүмат кертү өчен җибәрелә. Билгеләнгән тәртип буенча, кадастр бәясе турында мәгълүматны алганнан соң 5 эш көне эчендә Күчемсез милекгнең бердәм дәүләт реестрына кертергә кирәк.
Кадастр бәясен билгеләү процедурасы өчен, вакытны исәпкә алып, Татарстан Роскадастры һәм «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУарасында мәгълүмат алмашуга 21 эш көне бирелә.
Шулай итеп, дәүләт кадастр исәп-хисабы нәтиҗәләре буенча бирелә торган Күчемсез милекгнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтәләр күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында мәгълүматны үз эченә алмаячак. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган өзектә кадастр бәясе турында мәгълүмат булмау техник хата түгел!
21 эш көне тәмамланганнан соң кадастр бәяләмәсе нәтиҗәләрен электрон ресурслар ярдәмендә Росреестрның рәсми сайтында белергә мөмкин булачак (rosreestr.gov.ru) «Оnline режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат» сервисында, «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинет аша, шулай ук кадастр бәясе турында шәхси мөрәҗәгать аша КФҮгә күчермә сорап. Күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында Күчемсез милекгнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә теләсә кайсы затның соравы буенча бушлай бирелә.