2 февральдә Буа туган якны өйрәнү музеенда Россиянең Хәрби дан көне кысаларында укучылар өчен экскурсия уздырылды

2024 елның 3 феврале, шимбә

2 февральдә Россиянең Хәрби дан көне билгеләп үтелә Сталинград сугышында совет гаскәрләре немец — фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн (1943).

Илебез тарихында мөһим датага туры китереп, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү максатыннан, "Гармония" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Ләйсән Вәлиулова Хезмәт һәм сугышчан дан музеен саклаучы Тамара Нигъмәтуллина белән берлектә Буа шәһәре лицей-интернаты укучылары өчен чара оештырды.

Чарада почетлы тимер юлчы ветеран Илгиз Фәйзер улы Нигъмәтуллин катнашты. Илгиз Фәйзер улы музей буйлап экскурсия үткәрде, укучыларга Идел буе рокадасы төзелеше тарихы, Бөек Ватан сугышы чорында якташларының батырлыклары, Сталинград сугышында җиңү өчен тимер юлның стратегик әһәмияте турында сөйләде.

Чара Сталинград геройлары турында фильм күрсәтү белән дәвам итә. Чара ахырында оештыручылар алган белемнәрен ныгыту өчен викторина үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International