Мошенниклар үз корбаннарының туганнарының тавышларын ясарга өйрәнгәннәр

2024 елның 3 феврале, шимбә

Моның өчен аферистлар махсус программалар кулланалар яки иске аудио хәбәрләрдән өзекләр ясыйлар.

Явыз ниятле кешеләр актив рәвештә алдауның катнаш схемаларын кулланалар, күбесенчә телефоннан. Шул ук вакытта һөҗүмнәр максатчан, ягъни конкрет корбанга юнәлдерелгән була.

«Ышанычлы булыр өчен, аферистлар кеше үзе ачык интернет ресурсларында калдырган мәгълүматны кулланалар: туганнар, дуслар, эш, ял турында. Шулай итеп, кешенең цифрлы портреты төзелә. Ул җинаятьчеләргә танышлары, туганнары һәм хезмәттәшләре исеменнән кешегә мөрәҗәгать итәргә һәм корбанны түләү мәгълүматларын ачуга яки акча күчерүгә мәҗбүр итәргә мөмкинлек бирә. Ышанычлырак булсын өчен, мошенниклар махсус программалар ярдәмендә якыннарының тавышларын имитацияли ала», – дип комментарий бирә Россия Банкының Орел бүлекчәсе иминлек бүлеге начальнигы Михаил Прудников.

Җинаятьчеләр корбаны булмасын өчен, Россия банкы экспертлары шәхси һәм финанс мәгълүматны социаль челтәрләрдә һәм башка ачык ресурсларда урнаштыруга сак карарга киңәш итә.

 «Беркайчан да мессенджерларга һәм социаль челтәрләргә документлардан мәгълүмат җибәрмәгез, шикле сайтларга үз мәгълүматларыгызны кертмәгез. Телефон аша килгән үтенечләр буенча нинди дә булса акча операцияләре башкарырга кирәкми. Шикләр туганда, хәбәр килгән кешегә шалтыратыгыз һәм мәгълүматны төгәлләгез», – дип киңәш итә Михаил Прудников.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International