Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 4 февралендә көндез күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр буран һәм 15 м/с кадәр көчле җил көтелә.
Киңәш итәбез: реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында яшеренергә ярамый. Балаларны караучысыз калдырмагыз.
Олы яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.
Казан буенча:
Болытлы, төнлә аязучан.
Бераз кар. Урыны белән буран.
Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-11градус, аязганда -14 градуска кадәр.
Көндез һаваның максималь температурасы -4..-6˚.
Юлларда бозлавык.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Болытлы, төнлә аязучан.
Көндез кечкенә, урыны белән уртача кар. Урыны белән буран.
Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка 6-11 м/с, урыны белән 15 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-11 градус, аязганда -15 градуска кадәр.
Көндез һаваның максималь температурасы -2..-6˚.
Юлларда бозлавык.