Бүген Буа районы хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган якташы- Гайфетдинов Илнар белән хушлашты

2024 елның 4 феврале, якшәмбе

Бүген Буа районы махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган якташы- Гайфетдинов Илнар Илдар улы белән хушлашты. Агымдагы елның сентябрендә аңа 28 яшь тулган булыр иде.

Яңа Чечкап авылында матәм митингы узды. Сугышчыны соңгы юлга озатырга район җитәкчелеге, хәрби комиссариат вәкилләре, туганнары, дуслары һәм авылдашлары килде.

 Герой мәңгегә хәтеребездә! Чын йөрәктән туганнарының һәм якыннарының  кайгысын уртаклашабыз…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International