2024 елның 6 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

6 февраль төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән

-республиканың көнбатыш яртысында көчле кар, юеш кар (тәүлеккә 10-14 мм);

-бозлавык, буран;

- күз күреме начарлануы 500-1000 м кадәр;

- юлларда кар көртләре барлыкка килү көтелә.

Казан буенча

Болытлы. 

Көчле юеш кар  (10-12 мм  тәүлеккә). 

Урыны белән бозлавык, юеш кар ява; көндез аерым районнарда буран.

Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-6˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -1..-3˚.

Юлларда кар көртләре, бозлавык.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Болытлы. 

Көчле юеш кар  (10-12 мм  тәүлеккә). 

Урыны белән бозлавык, юеш кар ява; көндез аерым районнарда буран.

Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -1..-5˚.

Юлларда кар көртләре, бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International