Буа районында контракт хезмәте рядовое Анатолий Милехин белән хушлаштылар

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Буа районының Рус Киштәге авылында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган контракт хезмәте рядовое Анатолий Милехин белән хушлаштылар.

Анатолий Вячеславовичка 28 яшь иде... Аның хатыны һәм биш яшьлек улы калган. Сугышчыны соңгы юлга озатырга район җитәкчелеге, хәрби комиссариат вәкилләре, туганнары, дуслары һәм авылдашлары килде.

Герой мәңге исебездә калачак! Туганнарына һәм якыннарына чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәбез. Сезнең белән бергә кайгырабыз…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International