Сиксән бит ул – сигез дистә

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе
Узган якшәмбедә Яңа Суыксуда яшәүче Нургали абый Шәрәфетдиновның зур өе халык белән тулды – Казаннан, Буадан кызлары, кияүләре төянеп кайтып төште, үзләре дә ничә кашык – улы, килене, оныклары, дигәндәй. Мондый ыгы-зыгының сәбәбе – әтиләренә 80 яшь тулды.
Нургали абыйга, дөресен генә әйткәндә, берни дә кирәкми.
- Сезнең исән-сау яшәвегезне, эшләвегезне күрү минем өчен зур бәхет,- ди ул балаларына, күңеле тулып. Үз хөрмәтенә корылган мәҗлестә юбиляр игътибар үзәгендә булды –балачагы хатирәләрен сөйләде.
- Бу хәлләр турында әллә ничә кат ишетсәк тә, әти сөйләгәннәр кызык. Аның әни белән үткән тормышы һәркайсыбыз өчен үрнәк, - ди янындагы улы Альберт. Ә юбиляр башыннан ниләр генә узмаган. Сиксән бит ул – сигез дистә, дияргә ярата үзе. Өченче сыйныфта укыганда ташла әле мәктәпне, аннары укырсың, дип, бригадир ат җигәргә алып китә. Укытучысы Сәүдә апа да каршы килә алмый – ялгыз өч бала тәрбияләүче Шәмсиҗиһан апага хет аз булса да ярдәм булыр, дип, килешә. Ә Нургали, тора-ба-ра тракторчы һөнәрен үз-ләштереп, элеккеге “Татарстан” колхозының алдынгы механизаторына әверелә. Колхоз рәисе Нургали Сабирҗанов         “К-700” тракторы белән җи-мертеп эшләүче адашын гел мактап сөйли. Нургали Шәрәфетдинов колхозда биш ел рәттән туңга сөрү-дә беренчелекне ала, район Советының дипломнарына лаек була. Язгы чәчү вакытында иң күп эш башкарган тракторчыга “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” мактаулы исеме таныклыгын ул чактагы Татарстан  Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев шәхсән үзе тапшыра.
Көнне төнгә ялгап эшләү механизаторның сәламәтлеген какшата.Шәһәрдәге табиб аңа:
- Авыр эштә катнашуыңны туктат, – дип, инвалидлыкка чыгарга тәкъдим итә. Моның өчен Казандагы ВТЭК табибының хәлиткеч сүзе кирәк. Башкалада Нургали абыйның:
- Колхоз рәисенең эштән җибәрәсе килми. Син безгә кирәк әле, ди, – дип әйтүенә каршы табиб:
- Соң, тракторда җир җимертеп эшләргә ярагач, сиңа нәрсәгә инвалидлык,- дип җавап бирә.
–  Инвалид булган кешегә машина алу да җиңелрәк иде. Әти шулай “Ока”сыз да калды, - дип шаярта улы Альберт.
Җәмәгате Назирә апаның үлеме генә аяктан ега Нургали абыйны. Бер караштан аңлашып, бер сүздә булып өч кыз, өч ир бала тәрбияләп үстерделәр бит. Балалары да тырышлар, түземнәр. Йорттагы килен – Адав-Толымбай кызы Резеда да уңган, тәртипле гаиләгә эләгүенә сөенеп туя алмый.
- Үз вакытында педагогия училищесын гына тәмамлаган идем. Әти белән әни, зурракка укы, дип, 4 айлык улым Илназны алып калдылар. Шулай институт тәмамладым,- ди  килен. Бүген 13 яшьлек оныгы бабасына иптәш тә, ярдәмче дә. Юбилейда сеңлесе Асылъяр белән матур итеп җырлап та бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International