Буа районының тәрбиягә бала алган гаиләләрендәге балалар өчен ял көннәре Казанга кызыклы балетка бару сәфәре белән башланды. 53 кеше матурлык дөньясына чумды, әкият көйләре белән дәртләнде. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов балалар ялын оештыруда зур ярдәм күрсәтте.
Буаның "Огонек" тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы Терәк-Опора иҗтимагый файдалы хәйрия фонды идарәсе рәисе Хашимов Мансур Миңнәхмәт улына "Щелкунчик" боз балетына билетлар биргәне өчен, С. В. Елаковка чараны әзерләүдә ярдәм иткәне өчен һәм Буа муниципаль районы башлыгы Р. Р. Камартдиновка балалар һәм озата баручылар өчен автобус юнәлтүе өчен зур рәхмәт белдерде.
- Без бик күп уңай эмоцияләр, һәм яхшы кәеф алдык. Барлык оештыручыларга рәхмәт, - дип яза социаль челтәрләрдәге тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы вәкилләре.