Юбилейлы унынчы еллык «Бөек Җиңү Геройлары» әдәби конкурсы игълан ителде. Гаризалар 2024 елның 1 маена кадәр кабул ителә.
Катнашырга теләгән һәркем чакырыла.
Эпик, тарихи яки хәрби-патриотик эчтәлекле иҗади эшләр түбәндәге номинацияләр кысаларында кабул ителә:
- Проза. Шигърият. Публицистика (өлкәннәр)
- Каләмне сынап карау (18 яшькә кадәр балалр иҗаты)
- Рәсем:
1. 18 яшькә кадәр (балигъ булмаганныкы)
2. 18 яшьтән (өлкән)
- Җыр (авторның төп нөсхәсе тексты гына)
-Фотосурәт
Моннан тыш, өстәмә номинацияләр дә бар.
Катнашучыларны сертификатлар, ә призерларны һәм лауреатларны дипломнар көтә. Конкурс нәтиҗәләре буенча оештыручылар конкурс номинацияләре буенча китаплар чыгарырга планлаштыралар.
Катнашу һәм конкурс эше өчен тулы гаризаны почтага җибәрергә кирәк: e-mail: gvp2017@mail.ru
Конкурс сайты: https://героивеликойпобеды.рф/