2024 елның 21 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

21 февраль төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан (һәм Казан шәһәрендә), һава температурасының -25  градуска кадәр төшүе көтелә.

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Көньяктан  4-9 м / с  җил.

Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -15..-17, градус, аязганда -20 градуска кадәр.

Көндез һаваның максималь температурасы -8..-10˚.

Юлларда бозлавык.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Аязучан болытлы. Явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Көньяктан  4-9 м / с  җил.

Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы  -15..-20˚. 

Көндез һаваның максималь температурасы -8..-11˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International