Ранис Камартдинов буалыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлый

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле буалылар, кадерле ир-егетләребез ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Без патриотизм, батырлык, Ватанга хезмәт итү һәрвакыт безнең мәңгелек кыйммәтләребез булуп калуы белән горурланабыз. Бу бөтен халык бәйрәме үткәнне, хәзерге вакытны һәм киләчәкне нык бәйли. Ул ныклык һәм батырлык, бердәмлек, ил һәм аның тарихы өчен горурлык символы булып тора.

Буа районында Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы 108 кеше яши, 200дән ир-егетләребез  махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Безнең янәшәдә  безгә Бөек Җиңү бүләк иткән кешеләр бар – 5 Бөек Ватан сугышы ветераны, аларның иң олысына 104 яшь.

Авыр хезмәтләре өчен зур рәхмәт сүзләре белән Россия армиясендә, башка көч ведомстволарында хезмәт итүче һәм хезмәт иткән һәркемгә мөрәҗәгать итәм. Ватанны саклаучыларның барлык алдагы буыннары өчен үрнәк булган ветераннарга  хөрмәт белән баш иям. Безнең бурыч-вакытлар бәйләнешен ныгыту, үсеп килүче буында традицияләргә, бай тарихи мираска, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Бүген Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында авыр хәрби хезмәтне горурлык белән  үтәүче сугышчыларның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына   зур рәхмәтемне белдерәм.

Киләчәктә дә һәрберебезнең үз илен якларга тәвәккәллеге Ватанның азатлыгын, бәйсезлеген һәм чәчәк атуын гарантияләсен! Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, рух күтәренкелеге һәм уңышлар телим. Һәр йортта иминлек, тынычлык, бәхет һәм муллык булсын.

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International