«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 27 февралендә сәгать 10нан 12гә кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрүне планлаштыра. Халыкны Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорт адресы буенча кабул итәчәкләр.
Чарада прокуратура, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәте Баш идарәсе, Нотариаль палата, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Теләгән һәркем мөрәҗәгать итә ала. Алдан язылу өчен телефоннар: 8 (843)74-3-56-41