Буада Татарстан Республикасының атказанган тренеры, СССРның Югары категорияле тренеры Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә багышланган чаңгы узышлары буенча Шәхси ачык беренчелек узды.
Беренчелектә Буа, Казан, Ульяновск спортчылары һәм һәвәскәрләре катнашты. Ел саен җиңүчеләрне Сабирҗан Нәфыйковның улы Айдар Нәфыйков һәм Казандагы Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров котлый.
Ярышларда җиңүчеләр сувенир продукциясе, грамоталар, медальләр, Айдар Нәфыйковтан кубоклар һәм Буа якташлыгыннан акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Ярышлар ел саен район администрациясе белән берлектә үткәрелә.
Оештыручылар актив гаиләләрне дә билгеләп үттеләр: алар-ирле-хатынлы Дементьевлар, Ивановлар, Батиннар гаиләсе.
Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Россия Президенты В.В. Путин Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде.