23 февраль алдыннан Буада Ватанны саклаучыларны: хәрби хезмәт ветераннарын, локаль хәрби конфликтларда катнашучыларны һәм бүген Россия Армиясе сафларында Ватан алдында хәрби бурычын үтәүчеләрне һәм махсус хәрби операция зонасында ил мәнфәгатьләрен яклаучыларны хөрмәтләделәр.
Мәдәни үсеш үзәгендә алар өчен бәйрәм программасы узды. Атмосфералы концерт-театральләштерелгән чара беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары - кыска вакытлы ялга килгән махсус хәрби опреация сугышчылары, әфган сугышчылары. Ватанны саклаучыларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов котлады.
-Без патриотизм, батырлык, Ватанга хезмәт итү һәрвакыт безнең мәңгелек кыйммәтләребез булуы белән горурланабыз. Буа районында Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә 108 катнашучы яши, 200дән артык ир- егетләребез махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Безнең янәшәдә әле безгә Бөек Җиңү бүләк иткән кешеләр бар – 5 Бөек Ватан сугышы ветераны, аларның иң олысына 104 яшь. Киләчәктә дә һәрберебезнең үз илен якларга тәвәккәллеге Ватаныбызның азатлыгын, бәйсезлеген һәм чәчәк атуын гарантияләсен! Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, рух күтәренкелеге һәм уңышлар телим, - дип билгеләде район башлыгы.