Буада яңа балалар сәнгать мәктәбе ачылды

2024 елның 24 феврале, шимбә

Буада яңа балалар сәнгать мәктәбе ачылды, тантаналы ачылышта республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин, шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов катнашты. Кунаклар объектны ачу район өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен  мөһимлеген билгеләп үттеләр.

«Бу район һәм бөтен республика өчен истәлекле объектларның берсе, бигрәк тә балалар учреждениеләре, балаларыбыз өчен булган  объектлар турында сүз барганда», —  диде министр.

Бу көнне Буа балалар сәнгать мәктәбенең укытучылары һәм күпсанлы укучылары түземсезлек белән көттеләр. Регина Шәрәфетдинова өч ел хореография дәресләренә йөри. Иске бинаның  кысан  сыйныфларында дәресләр уңайсыз шартларда узды. Кыз яңа мәктәп ачылуын зур өмет белән көткән.

«Мәктәп бик матур, мин бу мәктәпнең ачылуын бик көттем», — дип сөйли Буа сәнгать мәктәбе  укучысы.

Сәнгать мәктәбе базасында 300гә якын бала шөгыльләнә. Монда аларны ике юнәлеш буенча укыталар: профессиональ һәм гомуми үсеш. Яңа мәктәп ачылу белән иҗатта яңа юнәлешләр кертү мөмкинлеге барлыкка килә.

«Безнең сәнгать мәктәбендә яңа юнәлешләр бар, бу чүлмәкчелек сәнгате һәм без ачачак юнәлеш, скрипка бүлеге», —дип уртаклашты Балалар сәнгать мәктәбе директоры Альбина Кәримова.

Мәктәп,  илкүләм  проектларның өстенлекле максатларын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән төзелде.

"Буада талантлы  балалар  күп, алар безнең спорт объектларына, мәктәптән тыш эш үзәгенә һәм сәнгать мәктәбенә йөреп, күп нәрсәләр белән кызыксыналар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Сәнгать мәктәбенең данлы тарихы бар, ул талантлы сәләтле балаларның тулы плеядасын тәрбияләгән һәм бу эшне заманча стандартларга җавап бирмәгән шартларда дәвам иткән. Аларга яхшырак шартлар тудыру бурычын без бүген үтәдек дип уйлыйм. Бүген бу 3 катлы заманча бина, анда 15 иҗади  һәм хореография залы һәм кабинет урнашкан ", - дип билгеләде үз чыгышында район башлыгы  Ранис Камартдинов.

Объект төзелеше буенча эшләр 2023 елда башланган. Объектны төзүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International