Мәдәни үсеш үзәге диварларында катнашучылар иҗади номерлар, милли гаилә ризыклары һәм үз шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр.

2024 елның 24 феврале, шимбә

25 февраль төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында һава температурасының  -25 -26˚ кадәр төшүе көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Температура түбәнәйгәндә:

Салкыннан һәм  өшүдән  саклану өчен, урамда озак вакыт булмаска һәм ерак сәяхәтләргә чыгудан тыелырга кирәк.

Өшү куркынычының төп факторлары булып: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь исереклеге, шулай ук хәлсезлек һәм артык арыганлык тора. Салкыннан саклану өчен катламлы киенегез – һава катламнары җылылыкны саклый, җылы  йон оеклары киегез – алар дымны сеңдерәләр, аякларын коры калдыралар. Җылы бияләйләрсез, баш киемсез һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәт итәргә кирәк.

Көчле салкыннарда ерак йөрмәү һәм сәяхәт итмәү яхшырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International