1 апрельдән шәхси эшмәкәрләр салым хисабын шәхси эшмәкәр салым түләүченең Шәхси кабинеты аша җибәрә алачак. Сервисның яңа функционалы аны салым органына тапшыру процессын шактый гадиләштерә.
Әлегә тест режимында шәхси эшмәкәрләр Шәхси кабинет аша түбәндәге хисап формаларын җибәрә ала:
• УСН буенча декларация (КНД 1152017);
• НДПИ буенча декларация(КНД 1151054);
• су биологик ресурсларын чыгаруга (тотуга) алынган рөхсәтләр, су биологик ресурслары объектларыннан файдаланган өчен бер тапкыр һәм даими кертемнәр рәвешендә түләнергә тиешле җыем суммалары турында мәгълүмат (КНД 1110011).
Күрсәтелгән декларацияләрне «Налогоплательщик ЮЛ» программасында бушлай төзергә мөмкин, шуннан соң декларациягә квалификацияле электрон имза белән (алга таба – КЭИ) кул куярга һәм XML файлны Шәхси кабинет аша җибәрергә кирәк .
Мөһим! Салым органында яки шәхси кабинеттан дәүләт хезмәтләре порталында (ЕСИА) алынган логин һәм пароль буенча Шәхси кабинет ачкан шәхси эшмәкәрләр яңа функционалдан файдалана алмаячак, чөнки салым декларацияләрен салым органына җибәрү мәҗбүри рәвештә КЭИ имзалауны таләп итә.
Шәхси эшмәкәр, үзе белән паспорт, СНИЛС, ИНН һәм сертификатланган йөртүче (USB токен) алып, теләсә кайсы салым органында КЭИ ала ала.
Сервистагы декларацияләр исемлеге этаплап киңәйтеләчәк: 1 апрельгә шәхси эшмәкәрләргә салым хисабының 20 формасы ачык булачак.
Шәхси кабинет кулланучы эшмәкәрләр салым органнары белән электрон документлар әйләнеше белән каралган барлык документларны алу һәм соңыннан йөкләү мөмкинлеге белән камераль салым тикшерүенең статусын оператив рәвештә күзәтә алачак.