Буада «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итте.
Чарада прокуратура, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Юстиция министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәте Баш идарәсе, Нотариаль палата, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашты.