Бакый Урманче музее проекты Тарихи торак пунктларда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең беренче утырышында хупланды
Бүгенге көндә танылган рәссам һәм скульпторның эшләре төрле урыннарда саклана. Шуңа күрә буалылар рәссамның истәлеген мәңгеләштерү һәм аның хөрмәтенә музей булдыру инициативасы белән чыгыш ясыйлар. Рөстәм Миңнехановка бу идеяне хуплаганы өчен рәхмәт. Исегезгә төшерәбез, музей проекты Буа шәһәренең ике урамындагы өч катлы бинадан гыйбарәт.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа объектлар мәдәни мирас объектларын һәм әйләнә-тирәлекнең кыйммәтле объектларын саклап калуны тәэмин итсен, инде барлыкка килгән тарихи кыяфәтне бозмасын.